Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Россия Ислам инстиутының Ислам фәннәре факультеты студентлары өчен гыйбадәт буенча лекциясе була. Ул һәр җомга саен билгеле галим Әхмәд бин Мөхәммәд Әбүлхөсәен әл Күдүринең “Мүхтәсәр әл Күдәри” китабы буенча укыта.
Камил хәзрәт Сәмигуллинның, татар һәм рус телләреннән тыш, гарәп һәм төрек телләрендә иркен аралашучы Коръән-хафиз булуы мәгълүм. Аның фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәд (Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазәте (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) бар. Шулай ук ике төрле хатта буенча иҗазәте бар: нәсх һәм рука (бу очракта Изге Коръәннең беренчел формасын укып тапшыруга махсус рөхсәт).




