Әлмәттә мөхтәсибәт имамнары елга нәтиҗә ясады. Имамнар җыелышы Р. Фәхретдинов исемендәге Әлмәт җәмигъ мәчетендә узды. Утырышта җирлектәге дин әһелләре, Әлмәт районы хакимияте вәкилләре Фәрит Миннебаев, Ринат Шәйхаттаров катнашты.
Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөхтәсибәт алып барган эшләр хакында җентекләп сөйләде. Белгәнебезчә, районда беренче мәртәбә “Иң яхшы мәчет” дип аталган конкурс үткәрелде. Мәхәллә мәчетләрен күркәм итеп тотучыларга һәм иман йортларында актив дини эшчәнлек алып баручыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
«Татнефть» ААҖ ярдәме белән үзәк мәчеттә никах һәм исем кушу бүлмәсе җиһазландырылды. Шулай ук нефтьчеләр булышлыгында ритуал хезмәт күрсәтү бюросы яңартылды.
Быел беренче мәртәбә Ураза бәйрәме уңаеннан физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен хәйрия ашы уздырылды һәм анда барча катнашучыларга фитыр сәдакаләре таратылды. Корбан бәйрәме дә бик күркәм оештырылды. Шәһәр паркында балалар өчен, аерым кафеда исә инвалидлар өчен бәйрәм чаралары үткәрелде.
Шулай ук быел үзәк мәчет каршында күзләре күрмәүче мөселманнар өчен атна саен уздырыла торган курслар башлап җибәрелде. Үзәк мәчеттә малайлар өчен “Тәхвиз” дип аталган якшәмбе мәктәбе эшли башлады. Биредә Коръән укый өйрәнәләр.
Әлмәт мөхтәсибәте “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” республика хәйрия акциясендә катнашты. Азкеремле гаилә балаларына мәктәп кирәк-яраклары бүләк итеп бирелде.
Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов «Татнефть» оешмасы һәм хакимият җитәкчелегенә дини эшчәнлек алып баруда ярдәм күрсәткән өчен дин әһелләре исеменнән рәхмәтен белдерде. “Әлмәт таңнары” газеты редакциясе, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы, мөхтәсибәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наил Зиатдиновның бергәләп нәтиҗәле эш алып баруларын билгеләп узды.







