Иртәгә, 18.00дә Казан үзәгендә урнашкан “Туган авылым” комплексындагы яңа мәчеттә беренче вәгазь кичәсе уздырылачак. Россия мөселман яшьләре берлегенең чираттагы очрашуы биредә үткәрелә. Яшь мөселманнарга Илнар хәзрәт Зиннәтуллин “Ислам һәм гаилә” темасына вәгазь сөйләячәк.
“Туган авылым” адресы: Туфан Миңнуллин урамы, 14. Островский урамы ягында түләүсез машина кую урыны бар.
КАЗАН ҮЗӘГЕНДӘ УРНАШКАН “ТУГАН АВЫЛЫМ” КОМПЛЕКСЫНДА ОЗАКЛАМЫЙ МӘЧЕТ АЧЫЛАЧАК




