Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөселман яшьләрен берләштерү, яшь буын вәкилләре белән бергәләп алып барыла торган эшләрнең сыйфатын күтәрү һәм нәтиҗәсен арттыру максатыннан республика мөхтәсибәтләрендә эшләүче актив яшьләрне утырышка җыя.
Мөхтәсибләрнең яшьләр эшләре буенча җаваплы урынбасарлары җыелышы 1 декабрьдә үткәрелә. Көн тәртибендә эш планнарын тикшерү, мөхтәсибәтләрдәге вәзгыять турында фикер һәм тәҗрибә уртаклашу каралган. Яшьләрне борчыган сорауларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергәләп хәл итү мөмкинлеге булыр дип көтелә. Утырыш сәгать 10.00 дә ТР МДН бинасында узачак.




