Имамнарның квалификациясен күтәрү үзәгендә Нурлат һәм Мөслим районнары имамнарына зәкят турында лекция укылды.
Лекцияне ТР МДН дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев һәм Али хәзрәт Ибодов сөйләде.
Алар зәкятнең һәр мөселман өчен фарыз булуы турында, аның барлык нечәклекләрен аңлатты һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирде.




