Хаҗ гамәлләрен башкарып, исән-сау әйләнеп кайту хөрмәтенә Әтнә районы Күәм мәчетендә Коръән ашы уздырдылар. Чарага җыелучыларның күплеге, тирә-як авыллардан кунаклар да шактый булуы, авылда Ислам диненә тартылу көннән-көн көчәя барганны күрсәтә. Дини мәҗлескә яшьләр дә килгән, сабыйлар да читтә калмаган.
Шунысы да игътибарга лаек, быел гына авыл мәчетендә Коръән ашына өченче тапкыр җыелдык.
Беренче чиратта хаҗия, мөгаллимә РафисәФазылҗанова тырышлыгы нәтиҗәсе бу. Аңар шәкертләре дә теләп булышалар.
Бәйрәмгә җыелганнар башта вәгазьләр тыңладылар. Аннары хаҗилар үз башларыннан кичергәннәрне, хаҗ сәфәрен кылу үзенчәлекләре хакында сөйләделәр, дип хәбәр итәләр Әтнәдән.




