Узган атнаның җомга көнендә Буа районының үзәк мәчетендә зәкят түләүгә бәйле семинар үтте.
Чарада Голәмәләр шурасы әгъзасы Рустәм хәзрәт Нургалиев һәм ТР МДН каршындагы “Зәкят” хәйрия фонды директоры Илнур Вәлиев катнашты.
Семинарга килүчеләргә зәкят түләү һәм аның шартларына бәйле мәсьәләләр турында сөйләделәр. Cораулары булучылар төпле җавап та ала алды.
Буа мәчетендә булган бу очрашу белән “Зәкят” хәйрия фонды Татарстан районнарында оештырылачак семинарлар сериясен ачты. Аның максаты – мөселманнарга зәкят бирүнең иң мөһим бурычларның берсе булуын искә төшерү.
Киләсе очрашу Нурлат, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында көтелә.




