Чаллы шәһәрендә менә дүртенче ел инде корбан чалу йоласы шәһәр читендә махсус билгеләнгән мәйданчыкта башкарыла. Бу эшне мәчетләр янында үтәү тыелган. Һәр елны шәһәр мөхтәсибәтенә мәйданчыкта корбан чалу өчен тиешле шартлар тудыруга шәһәр администрациясе, коммуналь хезмәтләре, ветеринария хезмәте, эчке эшләр идарәсе, ГИБДД бүлеге җитди ярдәм күрсәтәләр. Быел да алар үз бурычларын бик җаваплы үтәделәр. Корбан чалу мәйданчыгында даими тәртип булды, корбан малын чалып эшкәртү өчен барлык шартлар тудырылды. Чалынган малны эшкәрткәннән соң калган калдыклар вакытында җыештырылды. Ветеринария хезмәте кимчелекле һәм авырлыгы җитмәгән малны сатуга юл куймады. Теләүчеләр кайнар чәй, пылаудан авыз итә алдылар. Намаз уку өчен палатка корылды. Нәтиҗәдә мәйданчыкта өч көн эчендә 1622 сарык малы корбанга чалынды. Корбан чалырга теләгән барлык кешеләргә дә корбанлык малы җитте. Чынбарлыкта, мәйданчыкта сатылган корбан малы саны алдагы сан белән генә чикләнми. Чөнки шәхси хуҗалыгында яшәүче байтак кеше сарыкларны өйләрендә чалу өчен алып киттеләр.
Корбан чалу мәйданчыгында хезмәт күрсәткән шәһәр оешмалары җитәкчеләренә рәхмәт йөзеннән мөхтәсибәт ел саен корбан ашы уздыра. Быел ул 17 октябрьдә “Нур-Ихлас” мәчетендә узды. Аның барышында шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин мәҗлескә килүчеләргә күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде, киләчәктә дә шәһәрдә рухи тормышны бергә кайгыртып, аңлашып эшләргә язсын, дип теләде.
Аш мәҗлесеннән соң Коръән укылды, дога кылынды.




