Кайбыч районы мөхтәсибәтендә гөшер садакаларын җыю төгәлләнде. 18 октябрь көнне халыктан җыелган бәрәңгеләрне, кишерләрне, кәбестәләрне һәм чөгендерләрне Казан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә һәм Кайбыч районы Федоровский авылында урнашкан өлкәннәр йортына тапшырылды. Быел районда корылык булу сәбәпле бәрәңге уңышы бик аз булды, кайбер кешеләр утырткан хәтле дә ала алмадылар. Мондый уңдырыш аз булган елда да гөшер сәдәкасын бирүдән өзелмәгән кардәшләребезгә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын һәм рәхмәтен сорап, изге догаларда калабыз, диләр Кайбыч районы дин әһелләре. Шулай ук шушы эшне башкаручы имамнарыбызга һәм җыелган гөшерне Казанга озатырга ярдәм күрсәтүче шәһси эшмәкәр Гарәфетдинов Рамилгә олы рәхмәтләрен белдерә Кайбыч мөхтәсибәте.
Кайбычта гөшер җыю тәмамланды
20 октябрь 2014 ел 09:16
Соңгы яңалыклар
Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгән көнне Яңа Чишмәдә яңа мәчет ачылды
21 май 2026 ел 15:27
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы




