Идел буе федераль төбәге имамнарының квалификациясен күтәрү курслары кысаларында 20 октябрьдә Россия ислам институтында "Татарстанда һәм Идел буендагы башка төбәкләрдә хәләл индустрия" дип аталган "түгәрәк өстәл" уздырыла. Әлеге сөйләшүдә Тукай, Минзәлә, Менделеевск районнары һәм Саратов өлкәсе имамнары, югары дини уку йорты мөгаллимнәре, Марат Низамов җитәкчелегендә ТР МДН нең "Хәләл" стандартлар комитеты белгечләре катнаша.
"Хәләл" комитеты белгечләре "хәләл" маркасы белән товарларны чыгару һәм аларны тикшереп тору, хәләл индустриянең проблемалары хакында сөйләячәкләр. Шулай ук чит илләрнең хәләл индустриясе белән таныштырачаклар.
"Түгәрәк өстәл" не РИИ кафедрасы мөдире Резедә Сафиуллина алып бара.
Үткәрү урыны: Газ урамы,19. 206 нчы аудитория.
Башлана: 14.30 сәгатьтә.
Имамнар хәләл индустрия хакында фикер алыша
17 октябрь 2014 ел 14:45
Соңгы яңалыклар
Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды
24 июнь 2026 ел 09:02
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



