11 октябрьдә Буа мәдрәсәсендә кичке укулар башланды. Шул уңайдан мәдрәсәдә мөгаллимнәр һәм шәкертләр катнашында тантана уздырылды. Быел кичке бүлекнең беренче курсына 38 кеше укырга керде.
Чарада мәдрәсә директоры Рәшид Маликов, районның имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, РИИ мөгаллиме Оймәхмәт хәзрәт Маликов һәм башкалар дини белем алуның мөһимлеге хакында сөйләделәр.
Очрашу Корбан ашы һәм бергәләп догалар кылу белән тәмамланды.




