11 октябрьдә нәзарәтнең дәгъват бүлеге Әтнә районы мөхтәсибәте белән берлектә районның мәдәният йортында “Иман кичәсе” дип аталган дини чара уздырды. Дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Әтнә мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев, танылган нәшерче Фәния ханым Хуҗәхмәтова, Коръән хафизлар әзерләү үзәге шәкерте, мөнәҗәтләр башкаручы Сәетдавыд Сүенов һәм башкалар җыелган халыкка ислам кыйммәтләрен җиткерделәр. Кичә азагында исә вәгазь тыңлаучылар үзләре ислам турындагы сорауларга җавап бирделәр. Дөрес җавап бирүчеләргә Ислам турындагы китаплар бүләк ителде.
Әтнәдә “Иман кичә”се үткәрелде
13 октябрь 2014 ел 17:32
Соңгы яңалыклар
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды изге җомга көнендә мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итте
19 июнь 2026 ел 11:47
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



