Олы Әтнә мәчетендә инвалид, авыру һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә яшәүче балаларны җыеп, Корбан мәҗлесе уздырдылар.
Мәҗлесне район мөхтәсибәте һәм Хәйрия фонды оештырды. Фонд җитәкчесе Мингазиз Зиннәтов:
– Ярдәм итүчеләр күп булды. Мондый изге эшкә ярдәм кулы сузучыларның һәрберсенә рәхмәт, Аллаһы Тәгалә бу өлкәдәге кимчелек вә
хаталарыбызны дөресләп кабул кылса иде. “Корбан чалу исәбеннән булсын” дип булышучыларның һәрберсенә саваплар гаять күп язылыр
дигән өметтә булыйк, – диде.
Мәчеткә йөрүче әби-апалар, социаль үзәктә эшләүче кызлар чараны оештыру эшенә нык булыштылар. Мәдәният бүлеге җитәкчесе дә биредә иде.
Хәмит БАДИКОВ




