Бөгелмәдәге күзләре күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр йөри торган Ислам нуры мәчетендә Корбан мәҗлесе оештырылды. Әлеге күркәм дини чарада 100гә якын кеше катнашты.
Корбан ашына җыелганнар Бөгелмә районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга, “Ислам нуры” Әмир хәзрәт Исмәгыйловка мондый күркәм мәҗлесләр оештырылганга рәхмәтләрен җиткерделәр.




