Буа районының Киндураз авылында ислам нигезләренә багышланган чираттагы викторина уздырылды. Әлеге чарада, оештыручылар буларак, Бау районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт, “ТР МДНнең “Зәкят” хәйрия фонды Илнур Вәлиев, нәзарәтнең уку-укыту һәм фән бүлеге белгече Айнур хәзрәт һәм башкалар катнашты.
Викторинаны Россия мөселман яшьләре берлеге хезмәткәре Илнур Вәлиев алып барды. Викторинага 50гә якын бала җыелган иде. Барлык җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды, гомумән, барлык балаларга тәм-томнар өләшенде. Хәзрәтләр аларга үзләренең үгет-нәсихәтләрен җиткереп, алга таба да дини гыйлемнәрен ныгытырга чакырды.




