27 сентябрьдә Кама Тамагы районының Шәпкә авылында яңа мәчет ачу тантанасы булды. Әлеге күркәм бәйрәмдә район имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин, Яңа Сала авыл җирлеге башлыгы Исфан Шәһәбеев, авыл халкы, кунаклар катнашты. Галимулла хәзрәт авыл халкын мәчет ачылышы белән котлады һәм үз исеменнән төзелештә булышканнарга зур рәхмәтен белдерде.
Тарихка күз салсак, авылның агач мәчете манарасын 1951 елда кисәләр. Аннары мәчет корылмасы төрле максатларда файдаланыла. Ул вакытта ук инде бик борынгы саналган була. Район халкы сөйләвенә караганда, 100 елдан артык торган бураны быел кыш көне сүткәннәр һәм аның урынына яңа агач мәчет корырга булганнар. Шулай итеп, авыл халкы тырышлыгы, иганәчеләр ярдәмендә бер елга якын вакыт эчендә яңа иман йорты калыккан.








