27 сентябрьдә Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк җәмигъ мәчетенә мөхтәсибәт эшчәнлеген тикшерү максатыннан Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте буенча кураторы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин килде. Ул чираттагы имамнар һәм остабикәләр җыелышында катнашып, мөхтәсибәт эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның бик актив булуын, аның районда һәм шәһәрдәге төрле проблемаларны уңай якка чишү юлындагы позициядә торуын, районда һәм шәһәрдә әледән-әле төрле чаралар еш уздырылуын, имамнар һәм остабикәләрнең дустана мөгамәләдә булуларын билгеләп үтте. Мәдрәсә эшчәнлегенә дә тукталып: “Әлмәттәге ислам мәдрәсәсе район һәм казыят ихтыяҗына туры килгән имамнар әзерләү юлына баскан. Нәтиҗә 3-5 елдан күренер, иншаллаһ. Шушы дәвердә шәкертләребезнең гыйлем дәрәҗәсе күтәрелү көтелә. Ә моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар”, - диде Рөстәм хәзрәт.
Казый Рөстәм хәзрәт җыелыштагыларны борчыган сорауларга .






