Зәй мөхтәсибәте 1 сентябрьдән гарәпчә сөйләм теле һәм Коръән укый өйрәнү курсын башлап җибәрде. Район мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов хәбәр итүенә караганда, әлеге курс уку елы дәвамында бара. Гомумән. 3 елга исәпләнгән. Аны Түбән мәхәллә имамы Гамил Сәгыйров алып бара. Укулар атнага 3 тапкыр уздырыла. Дәресләргә ир-атлар да, хатын-кызлар һәм балалар да йөри. “Коръән аятьләрен дөрес итеп уку бик мөһим. Аннары мөселман кардәшләребез төрле мөселман илләренә бара, хаҗ кылалар. Менә шул чакта аларга гарәпчә сөйләм телен белү бик кирәк. Бу курсларда без сөйләм теленә өйрәтәбез”, - диде Сәгыйть хәзрәт.
Зәй мөхтәсибәтендә гарәпчә сөйләм теленә өйрәтәләр
22 сентябрь 2014 ел 09:57
Соңгы яңалыклар
Чирмешән район үзәк хастаханәсе Нәзарәткә СВО солдатлары өчен гуманитар йөк тапшырды
31 октябрь 2025 ел 15:45
Татарстан мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәнү курслары башлана
31 октябрь 2025 ел 09:50
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


