Зәй мөхтәсибәте 1 сентябрьдән гарәпчә сөйләм теле һәм Коръән укый өйрәнү курсын башлап җибәрде. Район мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов хәбәр итүенә караганда, әлеге курс уку елы дәвамында бара. Гомумән. 3 елга исәпләнгән. Аны Түбән мәхәллә имамы Гамил Сәгыйров алып бара. Укулар атнага 3 тапкыр уздырыла. Дәресләргә ир-атлар да, хатын-кызлар һәм балалар да йөри. “Коръән аятьләрен дөрес итеп уку бик мөһим. Аннары мөселман кардәшләребез төрле мөселман илләренә бара, хаҗ кылалар. Менә шул чакта аларга гарәпчә сөйләм телен белү бик кирәк. Бу курсларда без сөйләм теленә өйрәтәбез”, - диде Сәгыйть хәзрәт.
Зәй мөхтәсибәтендә гарәпчә сөйләм теленә өйрәтәләр
22 сентябрь 2014 ел 09:57
Соңгы яңалыклар
Мөфти Камил хәзрәт махсус хәрби операциядә катнашучы Гали Сибагатов белән очрашты
16 апрель 2026 ел 15:46
Казан кулъязма Коръәне басмага җибәрелде: “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында чаралар башланды
16 апрель 2026 ел 14:52
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


