Өч атна дәвамында районның төрле авыл мәчетләре фотоларын җибәрделәр, кайбер авыллар бик актив катнашты, дип хәбәр итәләр Азнакайдан. Бер үк мәчетне берничә кардәшебез фотога төшергән. Бер конкурсант хәтта 20 фотосурәт ясаган, ләкин аның өчесе генә конкурска кабул ителгән. Шулай итеп барлыгы 26 конкурсант һәм 24 фотосурәт беренчелек өчен көч сынашачак.
16 сентябрьдән алып 1 октябрьгә кадәр, онлайн рәвештә тавыш биреп, иң матур мәчет яки иң яхшы фотографны бергәләп сайлау оештырыла. Моның өчен http://aznislam.ru/ сайтына кереп тавыш бирергә кирәк булачак.
Тавышны бер яки берничә конкурсант өчен һәр тәүлек саен бирергә мөмкин.




