Бу уку елыннан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга көннәрендә Россия Ислам инстиутында укыта башлады. Бүген, 5 сентябрьдә, мөфти хәзрәт Ислам фәннәре факультеты студентларына гыйбадәт буенча беренче дәресне уздырды.
Беренче лекция татарларның дини традицияләрен һәм исламда гыйбадәт кылуны аңлауга, танышуга башланды.
Камил хәзрәт гарәп һәм төрек телләрендә иркен аралашучы Коръән-хафиз. Фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәд (Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазәте (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) бар. Ике төрле хатта буенча иҗазәте бар: нәсх һәм рука (бу очракта Изге Коръәннең беренчел формасын укып тапшыруга махсус рөхсәт).
.







