ТР МДНнең "Зәкят" хәйрия фонды хезмәткәрләре "Апрель" балаларны тернәкләндерү үзәгендә Белем көненә багышланган тантанада катнаштылар. Биредә дәваланучы 22 бала беренче сыйныфка укырга кергән. Татарстан мөфтияте сабыйларның һәм ата-аналарының шатлыгын уртаклашты. "Зәкят" хәйрия фонды беренче сыйныфка керүчеләргә уку сумкалары бүләк итте. Фонд хезмкәткәрләре балаларга сәламәтлек, укуларында уңышлар, укытучыларга, ата-аналарга сабырлык һәм балалар белән гоурланырлык мөмкинлекләр теләделәр.
"Апрель" үзәге директоры Наталья Трифонова даими рәвештә ярдәм кулы сузган "Зәкят" хәйрия фондына рәхмәтен белдерде.




