5 сентябрьдә Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Ислам мәчете эшли башлауга 20 ел тулды. Мәчет бәйрәмендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, депутат Фәрит Мифтахов, чакырылган кунаклар, мәхәллә халкы катнашты.
Мөфти мәхәллә эшендә катнашкан барча мөселманнарга рәхмәтен белдерде. Аерым алганда ул, иганәче Нәзгать Мәгрифатуллинның һәм "Ислам" мәчетендә 16 ел дини эшчәнлек алып баручы имам Нияз хәзрәт Латыйповның өммәтебезгә зур хезмәт күрсәтүләрен, мәхәллә үсешенә, бистә халкына дини кыйммәтләр җиткерүгә зур тырышлыклар куюларын ассызыклады.
Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Дәрвишләр бистәсе мәхәлләсенең бердәм булуын һәм биредәге мәчетнең яхшы эшләвен билгеләп үтте.
Мәчет узган гасырның 90 нчы елларында салына башлый. Иман йортын төзүдә эшкуар Нәзгать Мәгрифатуллин зур өлеш кертә. Мәчеттә бәйрәм намазы 1993 елда укыла. 1994 елның 19 августында, Мәүлид көнендә мөхәллә халкын куандырып эшли башлый.
Бүгенге көндә "Ислам" мәчете мәхәллә халкына динебез кушканча йолаларны башкарырга булыша, гыйбадәт кылырга мөмкинлекләр тудыра. Никях укырга аерым бүлмәләре бар, ял итү мәйданчыгы булдырганнар. Монда даими дини, иҗтимагый чаралар үткәреп киләләр. Шуны да әйтергә кирәк, мәчет тарафыннан дини белем бирү оештырылган. Биредә төрле яшьтәгеләр өчен курслар эшләп килә.
Камил хәзрәт бәйрәм тантанасына кадәр мәхәллә халкы белән аралышты, мәчет имамы Нияз хәзрәтнең ният-гамәлләре белән танышты. Аралашу вакытында Нияз хәзрәт мөфтигә архив язмалырын тапшырыды. Әлеге архив язмалары узган гасырда Мәрҗани мәчетендә укылган вәгазьләрдән гыйбарәт. Аларны бер мәхәллә кешесе язып барган.









