ТР МДН һәм Татарстан митрополитының яшьләр белән эшләү бүлекләре, яхүди һәм католик җәмәгатьчелеге белән берлектә "Экстремизм -юк!" айлыгы кысаларында велоузыш үткәрәләр. Велоузыш 11 сентябрьдә уздырыла. Әлеге уртак чара Татарстанда төрле дин вәкилләренең үзара килешеп, тату яшәүләрен күрсәтә, шул ук вакытта ул татарстанлыларның экстремизм кебек тискәре куренешләргә каршы булуларын раслый.
Яшьләр төркемнәре төрле урыннардан кузгалып китәчәкләр: мөселман яшьләре - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасы яныннан, православие вәкилләре - Татарстан митрополиты яныннан, католиклар һәм яхүдиләр үзләренең гыйбадәтханәләре яныннан.
Барлык катнашучылар "Казан" загсы янында очрашып, тынычлыкны саклауга багышланган флешмобта катнашачак. Флешмоб сәгать 10.00дә була.
Акцияне оештыру, үткәрү турында мәгълүматлар, фотолар «#мы_за_мир!» и «#We_are_for_peace!» хештег атамалары астында социаль челтәрләрдә урын алачак.




