5 сентябрьдә Чаллы шәһәре мэриясе ишек алдында мэр Васил Шәйхразиев үзенең җәмәгате Гөлнур ханым белән бергә шәһәрнең Җәмигъ мәчете һәм Рождество Христова чиркәвен төзү өчен хәйрия чарасын үткәрде. Чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, Серафим Саровский чиркәве протоирее Михаил Гречко катнашты.
Хәйрия чарасында дини корылма төзелешләренә 3 млн 432 мең сум күләмендә матди ярдәм җыелды. Шәһәрнең эре предприятиеләре җитәкчеләре, эшмәкәрләр мэрның чакыруын кабул итеп, шушы изге эштә катнаштылар. Шунысы игътибарга лаек, шәһәрдә мондый акция беренче мәртәбә генә уздырылмый. Васил Габделгаяз улы матбугат вәкилләре белән әңгәмә вакытында болай диде: “ Шәһәребездә фәкать бергәләп хәл итеп була торган эшләр бар. Җәмигъ мәчетен һәм Рождество Христова чиркәвен төзү әнә шундыйлардан. Җәйге чорда аларда эш барды. Төзү оешмалары берникадәр күләмне аванска башкардылар. Кергән ярдәм әнә шул бурычларны капларга җитәр дип уйлыйм. Ә инде ул артып калса, төзү эшләрен дәвам итү өчен аванс булачак”.
Хәйрия акциясе 25 августта башланган иде. Аның барышында сәүдә нокталарына, шулай ук гыйбадәт йортларына хәйрия ярдәмен җыю өчен тартмалар куелды.
Хәйрия чарасындаа кунаклар Җәмигъ мәчете һәм Рождество Христова чиркәве проектлары белән таныштылар. Алар хакында шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм игумен Василий Сардаев сөйләделәр.
Җәмигъ мәчетен төзү 1992 елны башланды. Аның икенче этабында яңа проект эшләнде. Ул шулай ук үз эченә 200
шәкерт укырлык мәдрәсәне, тулай торакны, хәләл кибетләрне алачак.
Рождество Христова чиркәве 2000 елдан төзелә. 2010 елның июнендә яшен сугып ул янды. Хәзер 350 кешегә
исәпләп яңадан төзелә. Ә янган храм урынында часовня булачак.

._preview.jpg)



