Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләре “Яшел Россия” акциясе кысаларындагы өмәдә катнашып, яши торган җирлегебезнең чисталыгына һәм пөхтәлегенә ирешү максатыннан, Р.Фәхреддин исемендәге үзәк җәмигъ мәчете янындагы территорияне чүп-чардан арындырдылар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: “Аллаһ матурлыкны ярата, Аллаһ юмарт һәм юмартларны ярата, Аллаһ киң күңелле һәм киң күңеллеләрне ярата, Аллаһ чиста һәм чисталарны ярата. Шулай булгач, йорт тирәләрегезне чистартыгыз...”, - диелгән. Дәресләрдән соң күмәкләшеп өмәгә чыккан шәкертләр дә әнә шулай чисталык булдырырга тырышты, дип хәбәр итә almat-islam.ru .
Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләре өмәдә катнашты
09 сентябрь 2014 ел 14:16
Соңгы яңалыклар
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рамазан ае якынлашу уңаеннан мөрәҗәгате
18 февраль 2026 ел 09:03
Т-Банк Россиядә ислам банкингы буенча Үзәк Банк эксперименты кысаларында Ислам тупланма продуктларын эшләтеп җибәрә
17 февраль 2026 ел 15:46
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


