Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Әлмәт районына сәфәр кылды. Мөфти хәзрәтләре Җәмигъ мәчетендә имам-мөхтәсиб, мәхәллә халкы белән очрашып, җирлектә яшәүче мөселманнарга, мәчетләрдә алып барылган дини эшчәнлеккә кагылышлы, дәгъват эшләренә бәйле сораулар хакында сөйләште. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөхтәсибәт эшләре, алдагы көннәргә планнар белән таныштырды.
Мәчеттә узган очрашудан соң нәзарәт вәкилләре Әлмәт мәдрәсәсендә булып, дини уку йортында гыйлем бирү тәртипләре белән кызыксындылар. Мөфти биредә Сириядән килгән мөхтәрәм кунаклар - дин галимнәрен каршы алды. Сириянең вакф һәм ислам эшләре министры Мөхәммәд Әссәйд Абдуссатар һәм танылган ислам галиме, шәех, доктор Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазанов мәдрәсә шәкертләренә дәрес уздырдылар.

._preview.jpg)
._preview.jpg)
._preview.jpg)
._preview.jpg)



