Чаллыдагы “Ак мәчет” мәдрәсәсендә шәкертләргә экстремизм темасына кагылышлы дәрес үткәрелде. Дәресне мәдрәсә мөгаллиме Азат хәзрәт Шәрипов үткәрде. “Экстремизм – юк!” дип аталган ачык дәресне шәкертләр, мөгаллимнәр һәм башкалар тыңлады. Хәзрәт традицион дини белемнәрне өйрәнү һәм белү белән генә экстремизм кебек тискәре күренешләргә каршы торып булуы хакында аңлатты. Мондый ачык дәресләр мәдрәсәдә ел саен үткәрелә.
Берничә көн элек исә "Ак мәчет" мәдрәсәсе коллективы шәкертләр белән бергәләшеп матур табигатьле Кама елгасы буенда ял итүне оештырды. Биредә азан әйтелде, хәзрәтләр һәм шәкертләр сафларга басып намаз укыдылар. Намаздан соң спорт уеннары үткәрелде. Мөгаллимнәр һәм шәкертләр барысы бергә футбол уйнап, күңелле һәм дә файдалы итеп вакыт үткәрделәр.




