2011 елның 20 маенда ТҖ МДНнә Джарката “Шәриф Хидиятулла” Ислам дәүләт университетыннан доктор Субарното Габдул Хәким җитәкчелегендә студентлар делегациясе килде. Студентлар Татарстандагы яшьтәшләренең тормышы, Россия мөселман берләшмәләренең проблемалары, Татарстандагы ислам инфраструктураларының үсеше белән кызыксыналар. Доктор Габдул Хәким әйтүенә караганда, алар Татарстандагы дини сәясәт тәҗрибәсен, ислам яңарышын өйрәнергә килгәннәр. Очрашу барышында Индонезия һәм Татарстан мөселман яшьләренең күп кенә мәсьәләләрдә уртаклыклар булуы да ачыкланды – тиешле белем алу, яшьләр мохитендәге дини эктремизм белән көрәшү, үз Ватаныбызга яшь мөселман патриотлары тәрбияләү һ.б. Катнашучылар Ислам мәгарифе һәм яшьләр сәясәте буенча тыгыз аралышып, бергәләшеп эшләү кирәклегенә басым ясадылар һәм киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә теләк белдерделәр.
ТҖ МДН Индонезиядән делегатлар кабул итте
03 июнь 2011 ел 17:14
Соңгы яңалыклар
Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды Дагыстанда зыян күрүчеләр өчен 5,5 млн сум акча җыйды
14 апрель 2026 ел 15:00
Мөфти Камил хәзрәт Татарстан делегациясе составында КФУның Каһирә филиалында булды
13 апрель 2026 ел 18:33
Мөфти һәм ТР Рәисе Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев каберен зиярәт кылды
13 апрель 2026 ел 17:56
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

