2011 елның 21 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов Кавказ мөселманнары идарәсе башлыгы, Шәйхелислам Хаҗи Аллаһшөкер Паша-задә, шулай ук Азәрбайҗан республикасының РФндәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле вәкиле Полад Бүлбүл оглы белән очрашты. Мөфтиләр мөселман өммәтенең проблемаларын уртага салып сөйләштеләр һәм киләчәктә дә бердәм хезмәттәшлек турында килештеләр.




