Кама Тамагы мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә ислам нигезләре буенча курслар дәвам итә. Имам-мөхтәсиб хәбәр иткәнчә, дүшәмбе, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә укуларга хатын-кызлар йөри. Ир-атлар пәнҗешәмбе көнне җыелалар. Мөселманнарга уңайлы булсын өчен, курслар ахшам намазыннан соң, кичке вакытта үткәрелә.
Мәүлид ае уңаеннан, мөхтәсибәттә шулай ук күптөрле чаралар үткәрергә җыеналар. Үзәк мәчеттә һәм авыл мәчетләрендә бәйрәм мәҗлесләре оештырылачак.




