Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә керергә теләүче эшмәкәрләрне 2012 елның 3 февралендә 17.30да “Болгар” мәчетендә (адресы: Казан шәһәре, Мусин урамы, 10 йорт) узачак очрашуга чакырабыз.
Очрашуда ҮДО – ТҖ МДН рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов, мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе Президенты Радик Мансур улы Гафуров, ассоциация шурасы әгъзалары катнашачак. Алар берләшмәнең эшчәнлегенә кагылышлы барлык сорауларга да ачыклык кертәчәкләр.
Көнүзәгендәге мәсьәләләр:
1. ҮДО – ТҖ МДН һәм Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең уртак хезмәттәшлеге турында фикер алышу.
2. Ассоциация символикасына тәкъдимнәрне карау.
3. Киләсе очрашуларны планлаштыру.
4. Үткәреләсе чаралар турында фикер алышу.
Очрашуда катнашырга теләүчеләр барысы да +79872639889 номерына (Гөлнара) шалтыратып, үзләре турында алдан хәбәр итүләрен сорыйбыз.




