1 мартта ТР МДН бинасында Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов республика мәдрәсәләренең җитәкчеләре белән очрашты. Мөфти мәгариф эшчәнлеген расланган уку-укыту программалары белән алып бару кирәклегенә басым ясады, гыйлемле руханилар әзерләүгә зур өлеш кертүләре өчен җитәкчеләргә рәхмәт белдерде. Гыйлем һәм тәрбия бирүгә игътибарны арттырырга кирәк, дип ассызыклады. ТР МДНә караган мөселман уку йортларының эшчәнлеге өчен финанс керемнәр табуга ирешелүе турында хәбәр итте. Шулай итеп, Татарстан мәдрәсәләре тарихында беренче тапкыр Диния нәзарәте үзенең мәгариф системасын финанслый башлый. Мәдрәсәләргә акчалата керемнәр тиешле килешүләрне төзегәннән соң күчә башлаячак.
Мөфти мәдрәсә җитәкчеләре белән очрашу үткәрде
01 март 2012 ел 18:18
Соңгы яңалыклар
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаучыларга дипломнар тапшырдылар
15 июнь 2026 ел 15:20
Татарстан Мөфтиенең Һиҗрәт буенча яңа 1448 ел якынлашып килү уңаеннан мөрәҗәгате
15 июнь 2026 ел 13:27
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


