Кама Тамагы муниципаль районында 2011 елның 10 июлендә “Болгария” теплоходында һәлак булучылар истәлегенә мәчет һәм кәшәнә (часовня) төзелеше мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Әлеге фаҗигадә Иделдә 122 кеше һәлак булган иде. Алар арасында мөселманнар да, христианнар да булды. Һәлак булучыларга багышланган мемориал Иделнең иң югары ярында булачак, ул истәлек тактасыннан, мәчет, кәшәнә чиркәвеннән һәм үзәк мәйданнан торачак. Мемориал төзелешенә 12 млн. сум акча бүленгән. Мәчет төзелеше актив рәвештә бара. Стеналарны бүрәнәдән эшләячәкләр. Киңәшмәдә шулай ук мәчетнең төзекләндерү һәм уңайлыклар булдыру турында да киңәштеләр.
Мәчет һәм часовня төзелеше буенча киңәшмә
16 март 2012 ел 14:21
Соңгы яңалыклар
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаучыларга дипломнар тапшырдылар
15 июнь 2026 ел 15:20
Татарстан Мөфтиенең Һиҗрәт буенча яңа 1448 ел якынлашып килү уңаеннан мөрәҗәгате
15 июнь 2026 ел 13:27
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


