15 мартта Бөгелмә районы Иркен авылы клубында “Исем кушу йоласы” пьесасын сәхнәләштерделәр. Пьеса авыл клубы активистлары тарафыннан куелды, әсәр үзе җирле мөселманнар тарафыннан иҗат ителгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сәхнә әсәре тулысынча ислам каннунарына туры килә: Изге Коръән һәм Сөннәтебезгә багышланган әхлак-тәрбия мәсьәләсе, никах нигезе һәм исламда хатын-кыз һәм ир-ат мөнәсәбәте күтәрелә. Үткәрелгән чарага өч дистәдән артык кеше җыелган иде, чара ахырында тамашачылар пьесаны куючыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Бөгелмә районында мөселман пьесасын сәхнәләштерделәр
16 март 2012 ел 12:23
Соңгы яңалыклар
Нәзарәт "Нурлы Рамазан" бәйгесенә гаризалар кабул итү вакытын 25 февральгә кадәр озынайтты
18 февраль 2026 ел 13:30
Татарстан Мөфтие Алабуга районы мөхтәсибе һәм танылган эшмәкәр белән очрашты
18 февраль 2026 ел 11:21
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


