2012 елның 20 мартында Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан авылының Җәмигъ мәчетендә, Коръән елы уңаеннан, “Коръән укучылар бәйгесе” үтте. Бәйгедә Югары Ослан авылының гимназия һәм урта мәктәп укучылары, мәхәллә халкы, район имамнары һәм кунаклар катнашты. Бәйге хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым үтте. Районның имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин Коръән укуның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләп үтте. Жюри составында Казан шәһәренең “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең югары курс студентлары, район имамнары чакырылган иде.
Коръән бәйгесе: Югары Ослан
21 март 2012 ел 10:46
Соңгы яңалыклар
Фикһ буенча Татарстандагы иң яхшы белгеч Рамазан һәм ураза турындагы сорауларга җавап бирәчәк
04 февраль 2026 ел 11:18
Нәзарәт Рамазан аена биналарны бизәп куярга чакыра. Иң яхшы бизәлешкә – хаҗ юлламасы!
04 февраль 2026 ел 09:48
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


