Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Ранил хәзрәт Якупов хәбәр иткәнчә, мөхтәсибәттә Мәүлит аена әзерлекләр башланып киткән. Мәүлит ае кысаларында Әгерҗе районының Үзәк мәчетендә 28 гыйнварда “Мөселманнар җыены” үтәчәк. Әлеге мәҗлестә яшьләрдән алып олы буын вәкилләренә хәтле катнаша алачак. Февраль аенда мәҗлесләр авылларда дәвам итәчәк.
Якын көннәрдә мөхтәсибәттә имам-хатыйблар җыелышы да үтәчәк. “Җыелышта үткәреләсе чаралар, дини-агарту эшләре, мөселманнарны борчый торган көнүзәк мәсьәләләрне яңа баштан карап чыгачакбыз һәм үзара фикер алышачакбыз”, дип билгеләп үтте район имам-мөхтәсибе.




