24 мартта Теләче районының мәдәният йортында Балтач районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рәйсә ханым Зарипова белән “Ислам һәм сәламатлек” темасына багышланган очрашу үткәрелгән. Очрашу барлык Ислам дине белән кызыксынучы хатын-кызларны җыйды. Шулай ук 25 март көнне үзәк “Ихлас” мәчетендә район күләмендәге Коръән бәйгесе үткәрелгән. Биредә барлыгы 50-дән артык бала катнашкан. Бәйге район җитәкчелеге һәм җирле эшмәкәрләр ярдәме белән үткәрелгән. Балалардан Коръәнне матур уку, тәҗвид кагыйдәләрен белү, намаз уку тәртибен сөйләп күрсәтү соралган. Бәйге өч номинациядә үткәрелгән. Ахырда барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылган. Теләче районында Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (сгв) багышланган викторина үткәрү дә дәвам итә. Аның икенче туры 29 мартта үтәчәк.
Теләче районында мөслимәләр җыелышы һәм Коръән бәйгесе үткән
26 март 2012 ел 15:49
Соңгы яңалыклар
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаучыларга дипломнар тапшырдылар
15 июнь 2026 ел 15:20
Татарстан Мөфтиенең Һиҗрәт буенча яңа 1448 ел якынлашып килү уңаеннан мөрәҗәгате
15 июнь 2026 ел 13:27
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


