2012 елның 15 апрелендә Чирмешән район үзәгендәге сәламәтләндерү комплексында мөселман яшьләре арасында район мөхтәсибәте спартакиада ярышлары үткәрде. Әлеге чара Чирмешән яшьләрен генә түгел, якын-тирә районнардагы яшүсмерләрне дә үзенә җыйды. Командалар үзләрен волейбол, мини-футбол, армрестлинг, йөзү, канат тарту һ.б. спорт төрләрендә күрсәтә алдылар. Үткәрелгән чарада район администрациясе вәкилләре, район башлыгының дини эшләр буенча ярдәмчесе, шулай ук Чирмешән, Әлмәт, Аксубай, Яңа Чишмә, Мөслим, Сарман, Лениногорск һәм республиканың башка районнарыннан кунаклар катнашты. Спартакиадада катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чирмешән районында яшьләр спартакиадасы үтте
17 апрель 2012 ел 13:43
Соңгы яңалыклар
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды изге җомга көнендә мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итте
19 июнь 2026 ел 11:47
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



