2012 елның 3 маенда Яңа Чишмә районы Акъяр авылы китапханәсендә авыл мәчетенә укырга йөрүче балалар арасында, Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Коръән елы кысаларында, Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Бәйгене мәчет каршындагы укуларны оештыручы Исламия ханым оештырды. Әлеге бәйгедә шулай ук Яңа Чишмә районы мөхтәсибенең урынбасары, Яңа Чишмә авыл мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Хәсәнов һәм Акъяр авыл мәчете имам-хатыйбы Галимҗан хәзрәт Гайфуллин да катнаштылар. Исламия ханым билгеләп үткәнчә, үткәрелгән чараның төп максаты – яшь буынны дин юлында тәрбияләү, Изге Коръән китабына карата мәхәббәт уяту, тормышларын Коръән кушканча алып барырга чакыру.
Яңа Чишмә районы авылларында Коръән бәйгеләре үтә башлады
04 май 2012 ел 09:24
Соңгы яңалыклар
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаучыларга дипломнар тапшырдылар
15 июнь 2026 ел 15:20
Татарстан Мөфтиенең Һиҗрәт буенча яңа 1448 ел якынлашып килү уңаеннан мөрәҗәгате
15 июнь 2026 ел 13:27
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


