Бүген, 4 майда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының яңа җитәкчесе Артём Хохоринны полициянең шәхси составы һәм киң җәмәгатьчелек алдында тәкъдим иттеләр. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министры урынбасары Сергей Герасимов һәм башка рәсми затлар Артём Хохоринны уңай яктан бәяләп, ышанычны аклар дип ассызыкладылар.
Әлеге чарага Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре дә чакырылган иде. Артём Хохоринны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүдә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов катнашты.




