Мөселман яшьләре берлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Алтын урта” клубы белән берлектә 1-5 май көннәрендә җәйгә әйдаманнар әзерләү максаты белән “Мөслимлидер” лагере оештырды. Әлеге лагерьда РИУ, “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсе, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәсеннән барлыгы 50 студент катнашты.
Лагерь Зөя елгасы буендагы «Happy Voyager» кунак йортында үткәрелде. Программага экскурсия, мастер-класслар, хенд-мейд, спорт чаралары, бәйгеләр, республикабызның күренекле шәхесләре белән очрашулар кертелгән иде. Лагерь дәвамында педагогика, психология, балалар белән эшләү методикасы буенча дәресләр үткәрелде. Булачак әйдаманнар табиб-эндокринолог Ринат Галимов, ТР МДНнең Голәмәләр шурасы рәисе Рөстәм Батров, “Сәләт” проектлары җитәкчесе, КФУ профессоры Җәүдәт Сөләйманов һәм башка кызыклы шәхесләр белән очрашып, үзләрен борчыган күпләгән сорауларга җавап таба алды.




