12 майда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә беренче тапкыр рәсми рәвештә имам-хатыйблык шәһадәтнамәсе тапшырылды. Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов кулыннан беренче шәһадәтнамәләрне алырга Алабуга, Лаеш, Кама Тамагы дин әһелләре килгән иде. Шәһадәтнамә тапшыру тантанасында имам-хатыйбларга күптән түгел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте чыгарган Коръән-Кәриминең “Казан басмасы” бүләк ителде.
Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов район җирлекләрендә эшләүче дин әһелләрен шәһадәтнамә алулары белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. “Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешергә, халкыбызга, милләтебезгә хезмәт итәргә насыйп итсен. Татар авылларының чисталыгын- пөхтәлеген саклау да, әдәп- әхлакка өйрәтү дә, балаларыбызны тәрбияләү дә, гомумән, халык белән эшләү сезнең өстә”, - дип, дин әһелләре алдында торган бурычларны бергәләп тормышка ашырырга чакырды.
Шәһадәтнамәдә аны алучы дин әһеленең исем-фамилиясе күрсәтелгән, шулай ук “Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте җирле мөселман дини оешмасы беркетмәсенә нигезләнеп, ТР МДН низамнәмәсенә таянып, аттестацион имтиханнарны уңышлы үтүгә бәйле рәвештә мәчет мәхәлләсендә имам-хатыйб вазифаларын үтәүне раслый. Имам-хатыйб дини вазифаларны Аллаһы Тәгалә фарыз иткән хөкемнәргә һәм пәйгамбәребез “Мөхәммәд (с.г.в)нең сөннәтенә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең һәм мәхәлләнең низамнамәләренә туры китереп үтәргә тиеш”, - дигән сүзләр язылган.
Дин әһелләре әлеге шәһадәтнамәне ел саен яңартырга тиеш.




