12 майда Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов Татарстан буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов белән очрашты.
Илдус хәзрәт Рөстәм Идрисовны баш федераль инспектор вазифасына билгеләнүе белән котлады һәм эшендә уңышлар теләде. Моннан тыш алар республиканың мөселманнар өммәте турында сөйләштеләр.




