17 майда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Кол Шәриф мәчетендә Коръәнне хәтем итүне оештырды. Татарстан дин әһелләре бүген сәгать 7.00 дә Коръәнне хәтем чыга башлады. Коръәнне хәтем итү ул, изге китапны берьюлы тулысынча укып чыгу дигән сүз.
21 май - Идел Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул ителү көнендә Гиннес рекордлар китабына кертелгән дөньядагы иң зур басма Коръән Казаннан Болгарга күчерелә. Хәзерге вакытта ул “Кол шәриф” мәчетендә саклана. Мәчеттә изге китапны җыелып кычкырып уку әлеге чара кысаларында һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Коръән елы уңаеннан уздырыла. Коръән укуда Татарстанның уннан артык дин әһеле, шулай ук шәкертләр катнаша. Теләгәннәр мәчеткә килеп алар укыганны тыңлый ала.
Хәтем кылу башланганчы Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов чарага килгән дин әһелләренә күптән түгел Диния нәзарәте нәшер иткән Коръән-Кәримнең "Казан басмасы"н бүләк итте.
Аннары иң зур басма Коръәннең беренче битләре укылды. Изге китапны укуны Казан шәһәре казые, “Шамил” мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов башлады, башка Коръән-хафизлар дәвам итте.




