2012 елның 2 июнендә Тәтеш районы Зур Әтрәч авылында “Шәфкать Шәриф” бәйрәме оештырылачак. Әлеге бәйрәм инде 6нчы ел рәттән үткәрелә. Соңгы 5 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә уздырыла. “Шәфкать Шәриф” бәйрәме кысаларына “Әтрәч укулары” исемендәге дини укулар, милли йолаларыбызга багышланган чаралар да керә, бәйрәм Сабантуй белән тәмамланачак.
Бәйрәмне оештыручылар билгеләп үткәнчә, “Шәфкать Шәриф” – халык арасында көтеп алынган чараларның берсе, соңгы 3 елда Туфан абый Миңнуллин да катнашып, әлеге бәйрәмне үткәрү әһәмиятлелегенә басым ясый торган булган.
2 июньдә үткәреләсе чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, республикабызның дин әһелләре, танылган шәхесләр катнашыр дип көтелә.




