19 майда иртәнге 7 сәгать 30 минутта иң зур Коръәнне "Кол Шәриф" мәчетеннән Болгарга алып китәләр.
Узган ел дөньядагы иң зур басма Коръән әлеге мәчеткә урнаштырылган иде. Һәм хәзергә кадәр ул биредә торды. Изге китапны Болгарда төзелгән яңа корылма -Истәлек билгесенә урнаштырачаклар. 21 майда иртәнге сәгать 9.00 дә корылманы ачу тантанасы үткәрелә. Тантанада Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов һәм башка дин әһелләре, рәсми вәкилләр катнаша.




