21 майда Татарстанда Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгән көнне Изге Болгар җирендә күп сандагы кунаклар, дин әһелләре катнашында дөньядагы иң зур Коръән урнаштырылган яңа корылма - Истәлек билгесе ачылды. Ислам кабул иткән болгар бабаларыбызга багышлап төзелгән әлеге бина эчендә беренче тапкыр Аллаһ сүзләре яңгырады. Биредә Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз бабаларыбыз рухына багышлап, шулай ук халкыбызга ныклык, туган җиребезгә иминлек сорап догалар укыды.
Шулай ук Истәлек билгесе ачылганнан соң биредә Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашында узган чарада мөфти Илдус хәзрәт белән мөфти Тәлгать хәзрәт килешүгә кул куйды.
ТР МДН дәгъват һәм мәгълүмат бүлеге фотолары




