20 майда Бөгелмә шәһәре мөселманнары табигать кочагында актив ял оештырдылар. Әлеге чара җирле мөхтәсибәт тарафыннан ел саен үткәрелеп килә.
Аның төп максаты – мөселманнар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм актив ял итүне оештыру. Батыр авылында узган яшьләрнең ял чарасына 50дән артык мөселман җыелган иде. Алар волейбол, кул көрәше һәм башка төр спорт ярышларында көч сынаштылар.
Көн азагында мөселманнар түгәрәк өстәл артына җыелып, тәмле пылаудан авыз иттеләр.




