25 майда сәгать 11:15тә “Госмания” мәктәбендә, РФнең башка мәктәпләрендәге кебек үк, соңгы кыңгырау бәйрәме үткәреләчәк. Бәйрәмдә катнашырга теләге булган һәркем Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында урнашкан (Северный поселыгы, Муса Бигиев урамы / 2-нче Армавирский, 38) “Госмания” мәктәбенә килә ала. Мәктәп директоры Илсур хәзрәт Фатыйхов сүзләренә караганда, тугызынчы сыйныф укучылары өчен, ТР МДНнең яшьләр бүлеге белән берлгәлектә, чыгарылыш кичәсе оештырылачак.




